Әхмәт Дусайлы (1949-2020)

Шагыйрь, публицист, тәрҗемәче

Әхмәтҗан Хәсәнҗан улы Хәмәдишин (Әхмәт Дусайлы) 1949 елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туа. Кечкенәдән үк актив була. Өченче класста укыганда ук инде, укытучы ярдәменнән башка, үз инициативалары белән стена газетасы чыгаралар. Әхмәтнең беренче шигыре шунда басылып чыга. Алтынчыда укыганда бер пәрдәлек пьеса язып, классташ малайлары белән авыл клубында аны сәхнәләштереп халыкка күрсәтәләр.

1990 елда Ә. Дусайлы КАМАЗның «Нур» газетасына хәбәрче булып эшкә урнаша. Анда бүлек редакторы, җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Чаллыда «Аргамак» журналы оешкач, ул җаваплы сәркатип итеп чакырыла. Биредә эшләгәндә, компьютер серләренә өйрәнә башлый, «Хәерле иртә!» газетасын терки, аның мөхәррире була.

2001 елда Мөслим районының «Авыл утлары» газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, Әхмәтне биткә салучы итеп чакыралар. Хәзерге вакытта Әхмәт Дусайлы Мөслим районы Салауз-Мухан авылында яши һәм иҗади эшен дәвам итә.

Әхмәт Дусайлы – шагыйрь, прозаик, публицист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, I «Белем җәүһәрләре» Халыкара интернет-проектлар бәйгесе (2010) лауреаты.

Әхмәт Дусайлы – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Библиография

Язучы Әхмәт Дусайлы вафат. – Текст: электрон // Мәйдан: [электрон журнал]. – URL: http://maydan.tatar/yazuchy-exmet-dusajly-vafat/ (Чыгу вакыты: 16.06.2020).

Дусайлы, Әхмәт «Мин бик яшьли шагыйрь калдым…»: шигырьләр / Ә. Дусайлы // Мәйдан. – 2019. – № 8 (213). – Б. 94-97.